ММЧ вәкилләренә

5.JPG
2.jpg
3.jpg
6.jpg
4.jpg

Әлеге бүлектә БДБ илләре уеннарында эшләргә планлаштыручы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен мәгълүмат җыелган. Мәгълүмат Уеннар якынлашкан саен тулыландырылып торачак, шуңа күрә бүлек яңартулары артыннан күзәтеп барырга киңәш итәбез.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү

Чемпионатта катнашу өчен һәр ММЧ вәкиленә теркәлү процедурасын үтәргә кирәк. Аны уңышлы үтүчеләргә аккредитация бейджы бирелә. Кабул итүләр финалы: 2020 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча

Аккредитация процедурасын үтү өчен сылтама аркылы үтегез.

Шулай ук Уеннарга язылучылар аудиториясе 100 меңнән ким булмаган блогерлар да аккредитацияләнә ала.

Чит ил ММЧ вәкилләре өчен виза алу хезмәте

Чит ил ММЧ вәкилләренә Россия Федерациясенә керү өчен виза рәсмиләштерү буенча кулланма 2020 елның 1 июленнән дә соңга калмыйча бастырылачак.

ММЧ өчен эшләү кагыйдәләре

Кулында аккредитация бейджы булган очракта, чит ил журналистлары Казан шәһәре эчендә, шулай ук Казан шәһәреннән читтә урнашкан Уеннар объектларында узучы ярышларны тулы күләмдә яктырту мөмкинлеге алалар. Казан эчендә, әмма Уеннар объектларыннан тыш урыннарда журналист эшчәнлеген гамәлгә ашыру яки ярышлар үткәрү белән бәйле булмаган темаларны яктырту өчен, Россия Федерациясе кануннары нигезендә, чит ил журналистларына өстәмә рәвештә Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгы аккредитациясен дә алырга кирәк. Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

Каршы алу һәм озату

Килгән/киткән көннәрдә ММЧ урнашкан рәсми кунакханәләрдә яшәүче ММЧ вәкилләренә рәсми килү пунктыннан (Казан шәһәре аэропорты) алып ММЧ урнашкан рәсми кунакханәгә кадәр һәм кире юнәлештә бушлай трансфер тәкъдим ителәчәк. 18-19 август көннәрендә трансфер тәүлек буе эшләячәк, ә аннары заявкалар буенча оештырылачак, аларны аккредитация системасында билгеләргә кирәк.

Әлеге хезмәттән файдалану өчен ММЧ вәкилләренә аккредитация системасында яшәү урынын – ММЧ урнашкан рәсми кунакханәне, шулай ук килү һәм китү датасын һәм вакытын күрсәтергә кирәк. Мәгълүматны очып килергә 48 сәгать кала кертергә мөмкин.

Урнашу

ММЧ вәкилләренә урнашу өчен ММЧ өчен каралган рәсми кунакханә тәкъдим ителә (“Татарстан” кунакханәсе, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 4 нче йорт).

ММЧ өчен каралган рәсми кунакханәдә яшәүнең төп өстенлеге – яшәү урынының шәһәр үзәгендә урнашкан булуы һәм Уеннар үткән көнне кунакханәдән алып ярышлар һәм тантаналар объектларына кадәр транспорт каралуы.

ММЧ өчен кунакханәне ММЧ вәкилләре 5 августка кадәр броньләштерә ала. Заявкаларны TATHOTEL@YANDEX.RU адресы буенча җибәрергә мөмкин, копиясен  MEDIA_OPERATIONS@DSPKAZAN.COM электрон почтасына җибәрергә онытмаска кирәк.

Медиакунакханәдә урыннар саны чикле. Алда әйтелгән сроклардан соңрак җибәрелгән заявкалар буш номерлар булган очракта гына кабул ителә. Номерларны гарантияле рәвештә броньләштерү өчен 2020 елның 5 августына кадәр билгеле бер күләмдә алдан түләргә кирәк.

Яшәү өчен ММЧ вәкилләре Казан шәһәрендәге башка локацияләрне дә сайлый ала. Тик шунысына игътибар итәргә кирәк, бу очракта оештыручылар тарафыннан броньләштерү, консультация, транспорт хезмәте буенча ярдәм күрсәтелмәячәк.

Транспорт хезмәте

Ярышлар үткән көннәрдә аккредитациясе булган ММЧ вәкилләре өчен ММЧ урнашкан рәсми кунакханәдән (“Татарстан”) алып Уеннар (ярышлар һәм тантаналар) үткәрелүче объектларга кадәр шаттллар йөриячәк. Утыру/төшеп калу зонасы ТР Спорт министрлыгы (Казан шәһәре, Петербург урамы, 12 нче йорт) янында, “Татарстан” кунакханәсеннән 150 метрдан ерак түгел җирдә оештырылачак. ММЧ рәсми вәкилләре шаттлга аккредитация бейджында “ТМ (Transport Media)” пиктограммасы булган очракта утыра алачак.

ММЧ өчен шаттллар хәрәкәте расписаниесе сайтта 2020 елның 1 августыннан да соңга калмыйча бастырылачак.

Туклану

Уеннар объектларында урнашкан матбугат үзәкләрендә үз эченә кайнар һәм салкын эчемлекләр, җиңелчә кабымлыклар алган кофе-брейклар оештырылачак.

Медиазоналар

Ярышлар үткәрелүче объектларда түбәндәге медиазоналар оештырылачак:

– матбугат үзәге (пресс-центр)

ММЧ вәкилләре өчен Уеннарның һәр ярыш һәм тантана объектларында урнашкан, эш урыннары җиһазландырылган, шәхси техника белән электр һәм Интернет (скс-порт һәм wifi) челтәрләренә тоташу мөмкинлеге, мәгълүмат өстәле, ял итү һәм кофе-брейк өчен урын булган төп зона.

Матбугат үзәкләре конкрет объектта ярышлар үткәрелгән көннәрдә ачык булачак. Матбугат үзәкләре үз эшен ярышлар башланырга 2 сәгать кала башлаячак, һәм ярышлар бетеп, ике сәгать үткәннән соң тәмамлаячак.

– фото- һәм видеопозицияләр

Фото- һәм видеопозицияләргә эләгү өчен, үзең белән аккредитация бейджы һәм матбугат үзәкләрендә урнашкан мәгълүмат өстәлендә алырга мөмкин булган махсус жилет булу шарт.

– микст-зона 

ММЧ вәкилләре спортчылар белән аралаша торган зона. Микст-зонаның төгәл эш вакытын ярышларның матбугат үзәгендә белешергә кирәк.

Микст-зонада интервью алучыларның чират тәртибе:

1. төп телекомпания;

2. мәгълүмати партнерлар;

3. яңалык һәм мәгълүмат агентлыклары;

4. башка ММЧ.

– медиатрибуна

Журналистлар өчен трибунада урнашкан, өстәл белән җиһазландырылган, электр һәм Интернет челтәрләренә тоташу мөмкинлеге булган эш урыннары.

– матбугат конференцияләре залы

Журналистлар өчен трибунада урнашкан, өстәл белән җиһазландырылган, электр һәм Интернет челтәрләренә тоташу мөмкинлеге булган эш урыннары.

Радиоэлектрон чаралар

Уеннарында радиоэлектрон чаралар (алга таба – РЭЧ) куллану өчен, һәр РЭЧ кулланучыга мәҗбүри рәвештә радиоешлыклар яки радиоешлык каналлары куллануга рөхсәт, шулай ук РЭЧ теркәү турында таныклык алырга кирәк иде.

РЭЧ тулы исемлеген, шулай ук өстәмә мәгълүматны сылтамасы аркылы табарга мөмкин иде.

Элемтәләр

БДБ илләре уеннарында ММЧ эшләренә кагылышлы сораулар буенча оештыручылар контактлары:
MEDIA_OPERATIONS@DSPKAZAN.COM

БДБ илләре уеннарына әзерлек барышы хакында сораулар буенча:
MEDIA.INFO@DSPKAZAN.COM адресына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.