Урнашу

16844190475_bc4603d90b_c.jpg
derevnya4.jpg
19634732178_86096de490_c.jpg
16656807510_18edea98ac_c.jpg
derevnya3.jpg

Универсиада Авылы төп торак кампусы булачак, анда БДБ илләре Уеннарында катнашучы илләрнең спорт делегацияләре урнашачак.

Универсиада Авылының мәйданы 53 гектар; ул үзенең уникаль ландшафт композициясе һәм дизайны белән дан тота, бик җайлы урында урнашкан. Авылдан берничә адым ераклыкта җәмәгать транспорты тукталышлары, метро станцияләре, кибетләр, сәүдә үзәкләре һәм рестораннар бар.

Г.Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортыннан алып “Казан-1” һәм “Казан-2” (Восстание-Пассажирлы) тимер юл вокзалларына кадәр юл 20 минут тәшкил итә.

Универсиада Авылында күрсәтелүче хезмәтләр:

  • супермаркет;
  • копи-үзәк;
  • кер юу үзхезмәтләре;
  • почта;
  • кафе;
  • ателье;
  • спорт мәйданчыклары.

Уеннарда катнашучы илләр делегацияләренең техник затларына һәм хөкемдарлар корпусына “Корстон” кунакханәсендә урнашу тәкъдим ителде.