Радиоэлектрон чаралар

Уеннар үткәрү вакытында радиоэлектрон чаралар куллану турында гомуми белешмә

1. Россия Федерациясе территориясендә радиоэлектрон чараларны (алга таба – РЭЧ) куллану Россия Федерациясе кануннары, элемтә өлкәсендәге норматив документлар нигезендә гамәлгә ашырыла.

2. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе”  КБАО (алга таба – Дирекция) Роскомнадзор белән хезмәттәшлектә, тиешле уртак килешүләр һәм кабул ителгән документлар кысаларында 2020 елда Казан шәһәрендә (Россия Федерациясе) узучы I БДБ илләре уеннарына (алга таба – Уеннар) әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында Казан шәһәре территориясендә һәм Татарстан Республикасының (Татарстан) якын-тирә районнарында радиоешлык спектры һәм радиоэлектрон чаралар белән идарә итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыра.

3. Казанда үткәрелүче Уеннарның оештыручысы – Дирекция, Уеннар чаралары объектында РЭЧ куллануны чикләү буенча Уеннар чаралары файдасына радиоешлык спектрын тоткарлыксыз куллануны тәэмин итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар кабул итә.

Уеннар объектларына РЭЧ алып керү өчен, РЭЧ исемлегендә (алга таба – Исемлек) күрсәтелгән һәм чикләүләрсез кулланылучы  радиоэлектрон чаралардан кала, һәр РЭЧ кулланучыга мәҗбүри тәртиптә гражданнар өчен билгеләнгән радиоешлыклар яки радиоешлык каналларыннан файдалану өчен рөхсәт алырга тиеш.

РЭС тамгалау каралмаган. Чаралар үткәрү вакытында Роскомнадзор хезмәткәрләре Уеннар объектларында радиоконтроль буенча эш алып барачак.

4. Россия Федерациясе территориясенә РЭЧ алып керү өчен, Россия Федерациясе чикләрен үткәндә таможня органнарына күрсәтү өчен алдан радиоэлектрон чаралардан файдалануга рөхсәт рәсмиләштерергә кирәк. 

Уеннар объектларында РЭЧ куллану өчен заявканы ирекле формада RADIO@DSPKAZAN.COM электрон адресына җибәрергә мөмкин, хатның темасында “Заявка на получение РИЧ” дип язарга кирәк.

5. Радиоэлектрон чараларга төрле билгеләнештәге радиотапшыргыч җайланмаларның киң спектры карый, аларның төп төрләре астагы исемлектә күрсәтелгән.

Радиоешлык һәм Уеннар объектларына алып керү өчен рөхсәт алу процедуралары мәҗбүри булган РЭЧ төрләре:

  • фиксацияләнгән элемтәнең чыбыксыз линияләре;
  • күчмә элемтәнең чыбыксыз линияләре;
  • иярчен элемтәнең стационар станцияләре;
  • иярчен элемтәнең яңалык репортажлары станцияләре;
  • үз эченә радиосөйләшүләр җайланмасы алган күчмә коры җир радиостанцияләре;
  • чыбыксыз видеокамералар;
  • чыбыксыз колак мониторлары;
  • тәрҗемә системалары;
  • телеметрия һәм телеидарә системалары;
  • чыбыксыз микрофон;
  • киң полосалы чыбыксыз радиототашу (радиодоступ) нокталары.

 

Чикләүләрсез кулланылучы РЭЧ исемлеге*:

  • кәрәзле элемтә операторларының абонент станцияләре;
  • ишетү дефектлары булган кешеләр өчен ишетү радиоҗайланмалары;
  • автомашиналарның сак радиосигнализацияләре җайланмалары;
  • “Wi-Fi” стандартлы абонент җайланмалары, шул исәптән эчтә урнаштырылганы;
  • “Bluetooth” технологияле радиоэлектрон чаралар, шул исәптән эчтә урнаштырылганы.

*Исемлек үзгәрергә (тулыландырылырга) мөмкин. Барлык мәгълүмат сайтта урнаштырылачак.

Әлеге радиоэлектрон чараларга уңай РИЧ алырга кирәкми һәм алар Казан шәһәрендә узучы Уеннарның барлык объектларында чикләүләрсез кулланыла ала (әгәр бу объектта булуның аерым кагыйдәләренә каршы килмәсә).

Уеннар объектларында РЭЧ куллану белән бәйле сорауларны RADIO@DSPKAZAN.COM адресына җибәрергә мөмкин.