Оештыру комитеты

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинның 2020 елның мартында биргән 726-р номерлы күрсәтмәсе белән 2020 елда Казан шәһәрендә (Россия Федерациясе) I БДБ илләре уеннарына әзерләнү һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитеты (оргкомитет) оештырылды.

2020 елда Казан шәһәрендә (Россия Федерациясе) I БДБ илләре уеннарына әзерләнү һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчеләре итеп түбәндәге затлар билгеләнде:

ЧЕРНЫШЕНКО Дмитрий Николай улы

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары (оештыру комитеты рәисе)

МАТЫЦИН Олег Виталий улы

Россия Федерациясе Спорт министры (оештыру комитеты рәисе урынбасары)

МИННИХАНОВ Рөстәм Нургали улы

Татарстан Республикасы Президенты (оештыру комитеты рәисе урынбасары)

Оештыру комитеты әгъзаларының тулы исемлеге белән түбәндәге документта танышырга мөмкин.