Бәйсез Дәүләтләр Берлеге

SNG1.jpg
SNG2.jpg
SNG4.jpg
SNG5.jpeg
SNG8.png

Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) – элек СССР составына кергән дәүләтләр арасындагы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен җайга салуга юнәлдерелгән халыкара оешма.

БДБ дәүләтләрне контрольдә тотучы оешма түгел һәм ирекле нигездә эшли.

Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләр арасындагы дуслык, татулык, милләтара татулык, ышаныч, үзара аңлашу һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга хезмәт итә.

Бәйсез Дәүләтләр Берлеге 1991 елның 8 декабрендә аның оештырылуы хакында Килешүгә кул куйган Беларусь Республикасы, Россия Федерациясе һәм Украина җитәкчеләре тарафыннан оештырылды.

1991 елның 21 декабрендә Алма-Атада унбер суверен дәүләт башлыклары (Балтыйк буе дәүләтләреннән һәм Грузиядән тыш, Грузия 1993 елда гына БДБ әгъзасы булды) әлеге килешүгә протоколны имзаладылар, шуның белән алар Әзербайҗан Республикасы, Әрмәнстан Республикасы, Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Молдова Республикасы, Россия Федерациясе, Таҗикстан Республикасы, Төркмәнстан, Үзбәкстан Республикасы һәм Украина тигез хокуклы башлангычларда Бәйсез Дәүләтләр Берлеген оештыруны белдерделәр.

Очрашуда катнашучылар элеккеге союз республикаларының тышкы һәм эчке сәясәтнең төрле өлкәләрендә хезмәттәшлек итүгә тугрылыгын раслаган, элеккеге Советлар Союзының халыкара йөкләмәләрен үтәү гарантиясен игълан иткән Алма-Ата декларациясен бертавыштан кабул иттеләр.

Соңрак, 1993 елның декабрендә берлеккә Грузия кушылды, ә 2009 елның 18 августында рәсми рәвештә әлеге халыкара оешма әгъзасы булудан туктады.

Украина һәм Төрекмәнстан БДБ илләре-әгъзалары булып саналмый, ә бары тик берлекне оештыручы һәм катнашучы дәүләтләр арасына гына кертелергә мөмкин. Төрекмәнстан Берлектә “ассоциацияләнгән әгъза” буларак катнаша.

БДБ дәүләтләренең Физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүендә катнашучыларның Физик культура һәм спорт советы эшчәнлеге хакында

Совет 2007 елның 25 маенда кабул ителгән БДБ дәүләтләренең физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүе нигезендә оештырылган.

Соңгы елларда Совет эшендә актив рәвештә Әзербәйҗан Республикасы, Әрмәнстан Республикасы, Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Россия Федерациясе, Таҗикстан Республикасы һәм Төрекмәнстан катнаша.

Совет эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм аның функцияләре булып түбәндәгеләр тора:

  • физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек тенденцияләрен һәм перспективаларын өйрәнү;
  • уртак программалар  эшләү һәм аларны гамәлгә ашыру, халыкны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән чаралар оештыру;
  • спорт резервын һәм югары класслы спортчыларны әзерләү, Олимпия хәрәкәтен үстерү;
  • спортны тискәре социаль күренешләргә каршы нәтиҗәле көрәш чарасы буларак пропагандалау;
  • фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү, белгечләр алмашу һәм аларның квалификациясен күтәрү, физик культураны һәм спортны фән һәм медицина ягыннан тәэмин итү тәҗрибәсен өйрәнү һәм гомумиләштерү.

Совет физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләреннән формалаштырыла. Советта рәислек БДБ илләре вәкилләрен ротацияләү тәртибендә гамәлгә ашырыла. 2018 елның июненнән Советта Казахстан рәислек итә.

Фотолар БДБ интернет-порталы тарафыннан тәкъдим ителде www.e-cis.info