Уеннар Илчеләре

posly1.jpg
posly9.jpg
posly4.jpg
posly14.jpg
posly2.jpg
posly6.jpg

I БДБ илләре уеннары илчеләре –  үз һөнәрләренең иң яхшы вәкилләре, яшьләргә үрнәк булырлык кешеләр. Илчеләрнең миссиясе – Уеннарны алга сөрүдә ярдәм итү һәм үз үрнәкләре белән дөньяга уңай кыйммәтләр тарату, кешеләрне спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү.

Уеннар илчеләре командасына волонтерлар, активистлар, спортчылар, шулай ук Татарстан Республикасының милли-мәдәни автономияләре вәкилләре керә:

АЙБЕКОВА Сезим Айбек кызы Татарстан Республикасы кыргызлары яшьләр хәрәкәте рәисе
АРУТЮНЯН Марине Валер кызы Татарстан Республикасы Әрмән яшьләре хәрәкәте лидеры
АТДАЕВ Назар Оразбердиевич Татарстан Республикасы төрекмән яшьләре хәрәкәте лидеры, “Татарстан Республикасының ел студенты” премиясенең “Чит ил студенты” номинациясендә җиңүче
БОБОХОНОВ Камолиддин Нуриддин угли “Татарстан Республикасының ел студенты – 2019” премиясенең “Гран-при” номинациясендә җиңүче
ЗАМАНЛИ Турал Хазар оглы Татарстан Республикасы Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары
ЗИННУРОВ Ирек Хәйдәр улы Россия спортчысы, сәясәтче. Ватерполчы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры (2000 һәм 2004), дөнья һәм Европа чемпионаты призеры, Россиянең атказанган спорт остасы. VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты әгъзасы
КАМЗИНА Олеся Лев кызы Казанның украиннар җәмгыяте активисты, аз керемле гаиләләрдәге балалар, инвалид балалары булган гаиләләр һәм күп балалы гаиләләр өчен “РазУмка” хәйрия проекты җитәкчесе
КАЦЕР Валерия Вячеслав кызы VII БДБ илләре мәктәп спорты халыкара фестиваленең иң яхшы волонтеры, “Ел волонтеры” шәһәр премиясе лауреаты, “Я – Добротворец” оешмасында “Замещающие семьи Казани” юнәлеше кураторы
КЛЮКИНА Инесса Арутюн кызы Бөтенроссия “Доброволец России – 2019” конкурсы җиңүчесе
МАТВЕЕВА Александра Денис кызы Беларусь Республикасының бокс буенча спорт остасына кандидаты, яшүсмерләр арасында бокс буенча Белоруссиядә үткәрелгән республика ярышларында җиңүче
САМАДОВ Алишер Искәндәр улы Татарстан Республикасының чит ил студентлары арасында футбол буенча ярышларда җиңүче, Казан милли тикшеренү техник университетында таҗик яшьләре хәрәкәте җитәкчесе
ЦОЙ София Борис кызы Татарстан Республикасы казахлар җәмгыятенең яшьләр хәрәкәте лидеры